Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әти нигә кирәк?

Әтиләр советын оештыруның да төп максаты тәрбия процессына, мәктәп тормышына әтиләрне күбрәк җәлеп итү иде. Күпмедер дәрәҗәдә максатка ирешелде кебек. 

Әтиләр советын оештыруның да төп максаты тәрбия процессына, мәктәп тормышына әтиләрне күбрәк җәлеп итү иде. Күпмедер дәрәҗәдә максатка ирешелде кебек. 
Әти кем ул? Әти нигә кирәк? Әлеге сорауларга җавапны балалар авызыннан ишеттек. Беренче карашка кызык тоелса да, җаваплар уйландырырлык иде. “Әни өйдә булмаганда бала ялгыз калмасын өчен”, “әнигә күңелсез булмасын өчен” һ.б. Әтиләр ярдәмче ролендә генә булып чыга түгелме? Бала тәрбияләү җиңел түгел. 
Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә, ди халык. 
– Төрле сюрпризлар булмасын өчен әтиләр ӘТИ булырга, үз вазыйфаларын башкарырга тиеш, – диде районның имам-мөхтәсибе, алты бала әтисе Габделкәрим хәзрәт Моратов. – Кыйммәтле телефон, затлы машина алып биреп кенә вазыйфалар үтәлми. Олыгайгач йортында үзенә урын булмаган кешеләр дә аз түгел. Әтинең баласына иң зур мирасы – яхшы тәрбия, дигән пәйгамбәребез. 
Бала әти-әнисе үрнәгендә тәрбияләнә. Ул әти-әнисенең бер-берсенә, әби-бабасына мөнәсәбәтен күреп үсә. Бала – әти-әнисенең көзгесе. 
Рус Шуган чиркәве старостасы Вячеслав Кривошеев бүгенге заманда баланы күбрәк интернет тәрбияләвен билгеләп үтте. Ни әйтсәң дә, замана балалары гаджетларны кулларыннан төшерми: үзен кызыксындырган сорауларга җавапны да, кирәкле мәгълүматны да шуннан ала. Ярый ла, акны карадан аера белсә! 
25 ел дәвамында балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясен җитәкләгән Рушат Солтанов әти-әнидәге начар гадәтләрнең бала тормышына нинди эз салуы турында ачынып сөйләде: “Начар үрнәк күрсәтүе өстенә кайберәүләр, салып алгач, “бала тәрбияли” башлый – акыл өйрәтергә тотына. Аек вакытта баласын күрмәскә дә мөмкин!” 
Район башлыгы Рамил Муллин әлеге чарада әти буларак катнашуын билгеләп үтте. 
– Бала тәрбияләүдә процесс түгел, нәтиҗә мөһим, – диде ул. – Балаңны эчкече итеп күрәсең килсә – бергә эчәргә, тупас булуын теләсәк – аңа карата тупас булырга кирәк. Юктан бар булмый. Бу – табигать законы. Балаларыбызны тормышны, хезмәтне яратырга өйрәтик! – диде ул. 
Утырышта катнашучыларның һәркайсы әти булуның зур нигъмәт, байлык булуын билгеләп үтте. Бүген арабызда әти исемен йөртергә, әти булырга тилмереп яшәүчеләр дә булуын онытмыйк. Әтиләр советы утырышында катнашучылар хаклы рәвештә горурлана ала. Ир-атларның зал тутырып килүе әтиләрнең бала тормышына битараф булмавын күрсәтә, дип нәтиҗә ясыйк һәм тәрбия процессында алга таба да актив булуларын телик. 
Римма Афзалова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев