Батырлар йорты ачылды
Биредә хәрби экспонатлар, чынбарлыкка якын сугышчан экспозицияләр урын алган.
Узган елда ук төзелә башлаган Батырлар йорты музее да халыкка тәүге тапкыр ишекләрен ачты. Биредә хәрби экспонатлар, чынбарлыкка якын сугышчан экспозицияләр урын алган. Районыбыз ветераннарын бирегә чакырып, кызыклы очрашулар, хәрби дәресләр, үткәрергә мөмкин. Заманча матур, эчтәлекле материаллар белән баетылган музей Мөслимебезнең күренекле урынына әйләнер, дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев