Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Террорчылыкка каршы комиссия җыелышы узды

Бу атнада район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә Сабантуй бәйрәмнәре планлаштырыла. Халык күп җыелган мәйданнарда иминлек тәэмин итү - бәйрәм оештыручыларның төп бурычы.

8 июньдә районның террорчылыкка каршы комиссиясе җыелышында шушы мәсьәлә күтәрелде. Җыелышны район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды. "Моңа кадәр районда зур-зур чаралар үтте. Аларның барысын да лаеклы дәрәҗәдә оештыра алдык. Сабантуйга күп төбәкләрдән кунаклар көтәбез. Иминлек мәсьәләсенә югары игътибар бирергә һәм уяу булырга кирәк", - диде Альберт Робертович.

Сабантуйлар башланыр алдыннан бәйрәм мәйданнары җентекләп тикшереләчәк. Шулай ук мәйданга керү-чыгу юллары билгеләнә, машина кую урыннары булдырыла һәм кайдадыр транспорт хәрәкәте чикләнеп торачак. Җәмәгать тәртибен саклауга җаваплы затлар җәлеп ителәчәк. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов сөйләде.

Бәйрәм булган урында янгын чыгу куркынычы тудырмас өчен, шашлык пешерүче эшмәкәрләргә ачык ут ягу тыела. Кагыйдәне бозган затлар җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев