Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлек азыгы әзерләү старт ала

“Җәй аена аяк басып та, бер җылы көн юк”,  – дип зарлана халык. Безнең өчен җылы кояш, кызу һава кирәк, әмма мондый явымлы, болытлы көннәр терлек азыгы үсүгә, аның мул булуына зур ярдәм бит. Язгы кыр эшләре төгәлләнүгә терлек азыгы әзерләү кампаниясенә старт бирелә. 

     Бүген районда азык  әзерләү  техникасының һәм азык саклагычларның быелгы  сезонга  әзерлеге  буенча  конкурс  узды. Авыл хуҗалыгы формированиеләренең  әзерлеген  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  вәкиле Фәрит Әхмәтов  җитәкчелегендәге   комиссия бәяләде. Экспертлар  “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмаларында, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Алар үзйөрешле  чапкычларның, азык җыю  комбайннарының һәм башка тагылма  азык  җыю  техникасының  төзеклеген, хезмәтне саклау  кагыйдәләренең үтәлешен,  үсемлекчелек  буенча  чаралар  башкарылуын  тикшерделәр.
       – Бүген  туфракта дым җитәрлек булса да, җылы юк. Шуңа да карамастан, басуларыгыз, чәчүлекләрегез әйбәт күренә. Барлык эшләрне дә үз вакытында югары сыйфат белән үтәп чыксагыз, малларыгыз тук, икътисадыгыз нык булыр. Бүген күргәннәрдән чыгып, мөслимлеләрнең терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерли алуларына тулы ышаныч бар. Эш барышында үзегезне һәм хезмәттәшләрегезне саклагыз, иминлек кагыйдәләрен үтәгез, уңышлар телим, – диде Фәрит Әхмәтов, конкурска нәтиҗә ясап.
       Конкурс йомгаклары буенча, 50 баллдан 44,3 балл җыеп, беренче урынга  “Туган як” агрофирмасы чыкты. Икенче  урынга  “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы лаек булды.
       – Терлекчелек – ел әйләнәсе акча кертүче мөһим тармак. Шуңа күрә әлеге кампаниягә бөтен техниканы иртә яздан ук әзерләп куябыз. Җитәрлек күләмдә азык әзерләү өчен техника базасы да, саклау өчен төзекләндерелгән, яңартылган базлар һәм складлар да күптән әзер инде. Быел да “Туган як” агрофирмасы терлек азыгы әзерләүдә лидер булыр, дип ышанам, – диде “Туган як” агрофирмасы директоры Рәдиф Габидинов.. 
      Район буенча азык культуралары 16900 гектарда урнашкан. Бу барлык басу мәйданнарының 20процентын тәшкил итә. Терлек азыгы әзерләү кебек мөһим кампанияне дә, тиешле срокларны кулдан ычкындырмыйча, оешкан төстә, һава шартлары да уңай килеп, уңышлы башкарырга насыйп булсын. 

      Фәридә Гайнетдинова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев