Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теплицаларда күптән яз инде...

Әле тышта кар да эремәгән, ә теплицага килеп керү белән күңелне җәйге җылылык били, яшеллек, чәчәкләр күзләрне иркәли.

“Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар пред¬приятиесе хезмәтчәннәренең ел әйләнәсе эштән тук¬тап торганы юк. Теплица хуҗалыгы кызлары бу көннәрдә берьеллык һәм күпьеллык чәчәк орлыкларын чәчү, пикировка белән мәшгуль. 
Әле тышта кар да эремәгән, ә теплицага килеп керү белән күңелне җәйге җылылык били, яшеллек, чәчәкләр күзләрне иркәли. 
Оешма биләмәсендәге теплицаларга 85 мең төпкә якын сальвия, петуния, бархатцы, цинерария, яран гөл, катарантус, кореопсис, дельфиниум, лихнис һәм бик күп башка чәчкә-гөлләр утыртылган. 
– Бездә эш иртә яздан башланды. Ләйлә Корбыева, Гөлшат Галиәхмәтова, Эльвира Хафизова чәчкәләрнең телен белеп эшләмәсә, Мөслимебез шулай матурлыктан нур чәчеп утырмас иде. Алты теплицабыз бар. Бүген аларның өчесендә чәчәкләр үсә. Аларны күчереп утыртып, кабат орлыклар чәчкәч, калган теплицаларда да эш башланачак. Быел кар күп яуды. Салкыннар да озакка сузылды. Теплицаларны февраль аенда ук җылыта башладык, андагы мичләр утын ягып җылытыла. Бу эшләрне Илназ Баһауов, Марат Фәрдиев, Илфак Фәттахов башкара, утынны да егетләр үзләре әзерли, – ди те¬плица хуҗалыгы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова. 
Узган көз лалә суганчаларын туфракта калдырганнар. Көннәр җылыну белән алар да баш төртәчәк. Июнь башында теплицадагы чәчәкләр ачык грунтка күчереп утыртылачак. Башка еллардан аермалы була¬рак, быел чәчкәләрне күпләп кәрҗин һәм кашполарда үстерү планлаштырыла. Алар, асылма¬лы итеп, урамнардагы баннерларга эленәчәк, “Кояшлы Ык” ял зонасындагы скверларда урын алачак. 
Ике дистә елга якын чәчәк утырту белән шөгыльләнүче Рүзилә Бәйрханова кул астындагы кызлар – үз эшләренең осталары. Алар тәҗрибәле остазларыннан чәчәк утырту, тәрбияләүнең бөтен нечкәлекләренә өйрәнә. 
– Чәчәкләрне гыйнвар ахырында утырта башладык. Бүген үсемлекләрне пикировкалыйбыз. Болай иткәч, үсемлекләр ачык грунтта тиз үсеп китә, җиңел тамырлана. Бу – үсентеләрне төрле чирләрдән саклау, шулай ук чүп үләннәренә каршы көрәш ча¬расы да. Үсентеләрне торф, янган тирес, ком, кара балчык кушып ясалган туфракка күчереп утыртабыз, – ди Ләйлә Корбыева. 
Кызлар һәр чәчәкне бала караган кебек яратып тәрбиялиләр. Төгәллек һәм сабырлык сораучы бу эшне кайберәүләр үз бакчаларында да башкара алмыйдыр, ә теплицада эшләүче кызлар шу-лай итеп меңәрләгән төп чәчәк үстерә. Вакытында сугаралар, чүп үләннәреннән арындыралар, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртәләр, сирәклиләр. 
Оешма эшчеләре бу көннәрдә агачларны косметик кисү белән дә мәшгуль. КамАЗ-манипулятор ярдәмендә бу эшләрне Радик Филиппов һәм Рөстәм Жәлилов башкара. Моннан тыш егетләр вак куакларны да формалаштыра.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев