Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телләр – төрле, теләкләр бер булды

Советлар Союзы чорында эшләдек без. Мөслим урта мәктәбендә укучылар белән бик күп истәлекле даталарны билгеләп үтә идек. Бу балаларның белемнәрен үстерүгә ярдәм итә, күзаллауларын киңәйтә. 

1922нче елның 30 декабре – СССР туган көн. Бу истәлекле көнне ел саен зурлап билгеләп үттек. Һәр класс бер ай дәвамында әзерләнә: унбиш союздаш республиканың берсен алып, аның турында ныклап өйрәнә, бәйрәмдә әлеге республика халкының милли киемнәреннән чыгыш ясый. Аларның биюен, шул халык телендә җыр башкарырга, танылган язучысының шигырен яттан сөйләргә, соңыннан республика турында альбом төзеп тапшырырга тиеш иде. 
1982 елда СССР төзелүнең 60 еллыгын бәйрәм иттек. Безнең класска Үзбәкстан Союздаш республикасы турында өйрәнергә туры килде. Бәйрәмдә, барыбыз да үзбәкләрнең милли киемнәрен киеп, әлеге республикадан килгән делегация булып катнаштык. Үзбәкстан турында ныклап өйрәндек. Әтиәниләр дә нык ярдәм итте. Бер классның да артта каласы килми, чөнки бәйрәмдә урыннар, призлар бирелә. 
1978 елның июлендә гаиләбез белән Үзбәкстанда булып кайттык. Анда иксез-чиксез мамык плантацияләрен күреп, сабагында ямьяшел яфраклары белән ап-ак чәчәкләргә күмелеп утыручы мамык басуларын күреп хәйран калдык. Мамык җитешкәч, аны җыеп алалар һәм эскертләргә өеп куялар икән. Анда узган елдан калган мамык эскертләрен дә күрдек. Безнең кырларда өеп куелган салам эскертләреннән дә зур һәм биек иде алар. Менә шуларны күреп кайту укучыларыма Үзбәкстан турында күп мәгълүмат бирергә ярдәм итте. 
Үзбәкстанның Каган шәһәрендә яшәүче туганнарыбыздан укучыларым санынча мамык җибәрүләрен сорап хат яздым. Озак та үтмәде, яфраклары сабагында сакланган хәлдә бер посылка мамык килде. Укучыларымның әти-әниләре халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында (КБО) балаларына үзбәкләрнең милли киемнәрен тектерделәр. Зарыгып көтелгән бәйрәм көне килеп җитте. Укучыларым үзбәк телендә шигырь сөйләде, үзбәкчә җырлады, биеде. Үзбәкстан турындагы альбомыбыз да бик матур иде. Безгә беренче урынны бирделәр. Соңыннан, барыбыз бергә җыелып, истәлеккә фотога төштек. “Үзбәк” балалары арасындагы “грузин” малае – минем улым Илшат. 
Фәнисә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. 
Мөслим. 
Фото – авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев