Телләр белгән – халык булган
Җирлегебездә төрле милләт халкы яши. Алар бер-берсен хөрмәт итәләр. Бу аларның бер-берсенең телләрен белүдә дә ачык чагыла. Тел белүнең беркайчан да комачаулаганы юк әле. Һәркем үзенең туган телен яхшы белә, башка милләт телләрен хөрмәт итәргә өйрәнә. Газета укучыларыбыздан туган телдә укытуга мөнәсәбәтләре хакында сораштык.
Маргарита Витязева,
Приют Шуран:
– Мин туган төбәгем Татарстанда яшим. Рус милләтеннән. Татарстанда яшәгәч, ике телне дә белергә, аны өйрәнергә тиешбез, дип саныйм. Татар телен белүнең өстенлекләре дә күп, чөнки аны белсәң, берничә телне аңларга мөмкин.
Үзем татарча аңлыйм, әмма сөйләшмим. Миңа татарча мөрәҗәгать итсәләр, русча җавап бирәм. Балаларым да Тат. Шуран мәктәбендә татарча укый. Олы кызым инде Минзәлә педагогия колледжында укый, анда башлыча рус телендә укыталар. Мәктәптә укучы улым сыйныфташлары белән беррәттән татар теле һәм әдәбияты фәннәрен өйрәнә. Сыйныфта рус милләтеннән үзе генә. Дәресләр татар телендә бара. Аңлап бетермәсә, укытучылар аңа рус телендә аңлата. Туган телендә укыса, әлбәттә, яхшы булыр иде.
Динара Мөбарәкова,
Әмәкәй:
– Мәктәптә татар телендә укыдык, институтта уку рус телендә булды. Кыенлыклар сизелмәде. Әмма шулай да фәннәрне мәктәптә дә, югары уку йортында да үзеңнең туган телеңдә үзләштерсәң, яхшырактыр, дип уйлыйм.
Клавдия Мусина,
Мари Бүләр:
– Безнең мәктәптә төп фәннәр рус телендә укытыла. Туган тел дәресләре мари балалары өчен мари теле һәм әдәбияты, татар балалары өчен – татар теле һәм әдәбияты дәресләре. Марилар өчен татар теле дәресләре дә бар. Инглиз, татар, мари телләре буенча фән олимпиадаларында республика күләмендә призлы урыннар яулаган укучыларыбыз бар. Димәк, телләр белү файдага гына. Укучыларыбыз имтиханнарны да яхшы бирәләр, русча уку бик ярдәм итә, дип уйлыйм.
Лениза Хәсәнова,
Мари Бүләр:
– Татар телен укучылар бик теләп өйрәнә. Барлык үткәрелгән чараларда актив катнашалар.
Лилия Сәлахова,
Мөслим:
– Балаларны татар телендә укытуга бер дә каршы түгелмен. Әмма рус телендә мультифильмнар карап үскән бала күп очракта русча сөйләшә башлый. Бакчага йөрүче кече балам мәктәптә укып йөргән абыйларына караганда русча яхшырак сөйләшә.
Рәзилә Зарипова,
Краснояр:
– Мөслимнең Габдулла Тукай исемендәге мәктәптә улыбыз рус телендә белем ала. Имтиханнары рус телендә булгач, русча укуы әйбәт инде.
Диләрә Хрисанова,
Мөслим:
– Туган телне белү, уку, әлбәттә, кирәк. Әмма хәзер хәтта Мөслимдә дә, кибет яисә аптекага керсәң, русча сөйләшергә кирәк. Шәһәр җиренә барсаң, әйтеп тә торасы юк – русча сөйләшү, рус телендә аралашу беренче урында тора.
Зөлфия Хафизова,
Мөслим:
– Мәктәпләрдә туган телдә укытуга мин, гомумән, каршы. Ул татар теле белән кая барасың?! Кибетләрдә бөтен товарга рус телендә язылган. Бердәнбер татарча язылган ашамлык “хәләл пилмән” булса гына инде! Берара мультфильмнарны да тәрҗемә итеп карадылар. Анысы гел колакка ятышсыз, дияр идем. Алга карап яшәргә кирәк! “Мин – татар” дип кенә киртәләрне җимереп булмый бит! Өйдә татар телендә генә сөйләшкән балага, шәһәргә китеп укый башлагач, авырга туры килә. Акцентны бит аны төзәтеп булмый. Без дә татар телендә укыдык. Бөтен уку китаплары татарча иде. Укытучы әйткәнне башта русчага әйләндереп аңларга тырыштык. Татарның сүз запасы бик зур, бала ул сүзләрнең барысын белеп тә, аңлап та бетерә алмый.
Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев