Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләгән – әмәлен, теләмәгән сәбәбен табар

Югары Табын авылында яшәүче Рузалия һәм Фәһим Фәрхетдиновларның гаилә фермасында мөгезле эре терлекләр саны шактый. 10 сыер, 5 тана, 5 үгезләре бар, 10 бозау янына тагын яңалары өстәлергә тора

Рузалия – шәһәр кызы. Сәүдә өлкәсендә эшләгән яшь кыз моннан ундүрт ел элек, ике дә уйламыйча, авыл егетенә кияүгә чыга. Каладан салага яшәргә кайтканына бер дә үкенми ул.

– Мин килгәндә каенанам исән иде әле. Хуҗалыкта ике сыер бар иде. Беренче тап­кыр сыер сауганым бүген дә хәтердә. Бер­нинди курку хисе булмады. Авыл тормы­шына бик тиз ияләштем. Бүген каената­быз Флүр белән бергә яшибез, – ди Рузалия.

Фәрхетдиновлар, дәүләттән 200 мең сум күләмендә субсидия алып, әлеге ак­чага абзар-кура төзегәннәр. Хуҗалыкта һәр малның кушаматы бар – Мамонт, Бе­лый, Шустрик, Охламон, Астра һәм башка исемнәр белән эндәшәләр малларга.

– Мал-туар – авыл кешесенең төп яшәү чыганагы. Аларны киметү турында түгел, арттыру турында уйларга кирәк. Сыерлар күп булгач, сөтне аппарат белән савабыз. Җәйге чорда сөт күләме күпкә арта. Көнлек сөтне “Фаиза” кооперативына тапшырып барабыз, – ди Фәһим.

Озак еллар хуҗалыкта тракторчы бу­лып эшләгән гаилә башлыгы үзеңә эшләүне кулайрак күрә. Ике ел элек пай җирләрен рәсмиләштергәннәр. 43 гектар җир биләмәсендә печән чәчкәннәр. Малларга кышка печәнне җитәрлек әзерләп куябыз, ди Фәрхетдиновлар. Узган ел 300 рулоннан артык булган печәннәре. Ике йөк маши­насы ашлык сатып алганнар. Ләкин быел, юлны күтәртү сәбәпле, Фәрхетдиновлар печәнлекләренә бара алмый. Бу мәсьәләдә ярдәм көтә алар.

Техникалары да җитәрлек. Узган көз өр-яңа МТЗ-80 тракторы сатып алганнар. Сабан, пресс-подборщик, печән чапкыч, азык ташу өчен трактор арбасы һәм баш­ка кирәкле җайланмалары бар.

– Хуҗалыкта бер кеше генә әллә ни май­тара алмый. Ишле мал белән бигрәк тә. Ал­лага шөкер, балаларыбыз да кул арасына керә. Унөч яшьлек Камил улыбыз эш рәтен белеп башкара. Җиде яшьлек Фәридәбез дә эштән куркып тормый. Тырыш, үҗәт булулары белән әтиләренә охшаган, – ди Рузалия.

Фәрхетдиновлар әнә шулай – эшнең тәмен белеп яши. Авыл җирендә эш юк дип зарланып ятмасаң, керемле дә, тук та буласың. Эшләргә теләк кенә кирәк. Теләгән әмәлен тапмый калмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев