Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телефон караклары Казан пенсионерыннан 754 мең сум акча урлаган

Шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныштырган.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Телефон караклары Казан пенсионерын алдаган һәм аннан 754 мең сум акча урлаган. Хатын-кыз «Сафиуллина» полиция бүлегенең дежур өлешенә мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2 август көнне пенсионерга билгесез номердан шалтырату килгән. Ят кеше үзен Мәскәүдән банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул зыян күрүчегә аның исеменнән билгесез затлар кредит алу өчен гариза тапшырулары һәм Казанның 11 банкы аларны хуплавы турында хәбәр иткән.

Җинаятьче ханымга бу кредитларны рәсмиләштермәсә, аның пенсия картасыннан аларны түләү хисабына акча алыначак, дип белдергән. Аның күрсәтмәсе буенча, хатын мошенник күрсәткән банкларга киткән һәм дүрт займ рәсмиләштергән. Ул 754 мең сум акчаны әйтеп торылган номерларга күчергән. Күпмедер вакыттан соң гына зыян күрүче аны алдауларын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер җинаять кылуга катнашы булган затны билгеләү буенча чаралар күрелә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган затлардан килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Бер генә очракта да таныш булмаган кешеләргә үз банк карталары һәм счетларындагы мәгълүматларны хәбәр итәргә, акча күчерергә ярамый.

Алдашу очраклары турында кичекмәстән 02 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк. Каракларның нинди схемалар куллануы һәм аларның хәйләләренә ничек эләкмәү турында сылтама буенча укырга мөмкин. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/12-08-2021/telefon-karaklary-kazan-pensionerynnan-754-me-sum-akcha-urlagan-5833486

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев