Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Технология төрле булса да

Сабантуй бәйрәме алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре “сыйфат аксакаллары” белән берлектә чәчүлекләрне карап чыкты. Алар арасында гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган Ильяс Зиннуров та бар иде. Ильяс Авзалович белән әңгәмәбез иген басуларының бүгенге торышы, тармактагы яңалыклар турында.

– Ильяс Авзалович, район басуларын бер көндә карап чыгып кына аларга бәя биреп буламы? 
– Мондый тикшерү комиссияләре эшендә “сыйфат аксакалы” буларак беренче генә катнашуым түгел. Авыл хуҗалыгы тармагындагы яңалыклардан болай да хәбәрдармын. “Чәчүгә соңармыйлармы, уракка чыгар вакыт түгелме?” дип, кызыксынып, борчылып торам. Кая гына барсам да, басулар торышына игътибар итми калганым юк. 
– Бүген районның игенчелек тармагы ничек яши? 
– Гомумән алганда, соңгы елларда үсемлекчелек тармагында позитив үзгәрешләр бара. Кая карама – яңа технологияләр. “Август-Мөслим” агрофирмасын гына алыйк. Зур мәйданнарда эшли алар. Игенчелеккә яңа модель – ноу-тилл технологиясен алып килделәр. 
– Без бит инде кап-кара җир өслегендә рәт-рәт булып тишелгән игеннәрне, чиста чәчүлекләрне күреп гадәтләнгән. Камыллы һәм чүпле басуларга карагач, Сездә нинди фикер туды? 
– Хактан да, ноу-тилл технологиясе нигезендә чәчелгән басулар беренче карашка бик үк матур тәэсир калдырмый. Чөнки басуларда без гадәтләнгән традицион технологияләр вакытындагы кебек җир катламы эшкәртелми, сөрелми. Ә агрономия күзлегеннән караганда бу бик әйбәт. Чөнки узган көздә утырып калган камыллар, көнбагыш, кукуруз сабаклары кебек үсемлек калдыклары туфрактагы дымны саклаучы “юрган” ролен үти. Яз һәм җәй коры һәм артык кояшлы килгәндә әлеге калдыклар игеннәрне кызудан саклый. Экономик ягын караганда да, яңа технология отышлы. Агрегатлар берьюлы берничә операция башкара. Басуга кат-кат керелмәгәч, чыгымнар аз тотыла, җир өслеге дә тапталмый, туфрак катламы да актарып ташланмый. Җир эшкәртүнең заманча ысулын куллану – бүгенге көн таләбе. 
Августлылар корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы пестицидлар белән комплекслы көрәш алып бара. Бу экологик яктан хупланып бетмәсә дә, ноу-тилл технологиясе шуны таләп итә. 
– Башка агрофирмаларда игенчелек торышы ничегрәк соң? 
– Елның-елында югары күрсәткечләргә ирешүче “Туган як” агрофирмасына килгәндә, игенчелекне биологияләштерүгә йөз тотып эшләүләре игътибарга лаек. Бездә әлегә халыкның сатып алу культурасы үсеп җитмәгән. Киләчәктә продукциянең нинди технология нигезендә җитештерелүенә игътибар артачак, биологик ысул белән үстерелгән икмәккә сорау зур булачак, аңа бәя дә күтәреләчәк, дип уйлыйм. “Туган як”та шактый еллар инде игенчелектә төгәлләнгән цикл белән эшлиләр, “кыр һәм кибет” схемасының матур үрнәге бу. Бүгенге көндә игеннәр матур булып күтәрелеп килә. Ашламалар һәм үсеш стимуляторлары белән эшләүләре, чүп үләннәренә каршы нәтиҗәле көрәшүләре күренеп тора. 
Шунысы күзгә ташланды: районда терлек азыгы культуралары мәйданы кими. Бу, билгеле инде, хуҗалыкларда терлек саны кимү белән бәйле. “Август-Мөслим” агрофирмасы киләчәктә Үрәзмәт авылында 1500 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексы төзергә планлаштыра икән. Ул файдалануга тапшырылганнан соң, билгеле, чәчү структурасында терлек азыгы культураларына урын күп булачак. 
– Ильяс Авзалович, фермер хуҗалыкларында хәл ничегрәк? 
– Эре фермер хуҗалыкларында икмәк җитештерү күптән инде системага салынган, алар да бүген классик технологияләргә генә ябышып ятмыйлар. Энергоресурс саклау технологиясе нигезендә эшләүче “Исламов” хуҗалыгында уҗымнар торышы кайдагыга караганда да яхшырак, сабан культуралары чәчүлекләре дә матур гына баш калкытып килә. Гомумән, игенчелек культурасы югары. “Әюпов” фермер хуҗалыгында соңгы вакытта елның-елында позитив үзгәрешләр генә күрәбез. Бөртеклеләр технологик срокларда чәчелгән, җитәрлек ашлама кертелгән, басулар чиста. Элиталы орлыклар үстерү буенча махсуслашкан “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгында да җир белән нәтиҗәле эшләүләре күренеп тора. Механизаторлар һәм белгечләр – күптән сыналган ышанычлы кадрлар. Кече фермерларның күбесе әлегә бөртеклеләрне классик технология нигезендә игә. Чөнки югары җитештерүчән агрегатлар алу өчен аларның көче җитми – зур процентлы кредитлар чабудан тартачак. Дөрес, технологияне саклап эшләгәндә басуларда мул уңыш үстерергә була. 
Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова. 
Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев