Техника язгы чәчүгә әзер
Махсус комиссия район авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
Комиссия составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге, дәүләт техник күзәтү идарәсе белгечләре эшләде. Комиссия, район хуҗалыкларында булып, авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлегенә бәя бирде. Һәр хуҗалык сыйфатлы, корылыкка чыдам орлык, ташламалы бәядән ягулык-майлау материаллары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән.
Комиссия тикшерүне “Намус” агрофирмасыннан башлады.
– Без язгы чәчүгә 100 процент әзер. Техниканың барысы да әзерлек сызыгына куелган. Ашлама җитәрлек күләмдә тупланды, орлык материалы бар. Механизаторлар техниканы көйләп бетереп килә, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.
– Ел саен шушы чорда язгы чәчүдә катнашачак үзйөрешле машиналарның һәм тагылма коралларның төзеклеген тикшерәбез. Эш документларны тикшерүдән башланса да, төп игътибар, әлбәттә, техниканың төзеклегенә юнәлтелә. Механизаторның трактор кабинасында аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы, авария тукталышы билгесе булырга тиеш. Тормоз системасы, руль идарәсендә тайпылышлар булырга тиеш түгел, – ди “Әлмәт” агрохимик хезмәт күрсәтү станциясе директоры, техниканың язгы чәчүгә әзерлеген тикшерү буенча республика комиссиясе рәисе Мөгътәсим Маметов.
“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгында да эшләр оешкан төстә бара. Хуҗалыкта эшче көчләр дә җитәрлек. Бу – җитәкченең эшчеләрен кайгыртуы, хезмәт хакын вакытында биреп, эш шартларын яхшыртуы нәтиҗәсе.
– Быел 1300 гектар мәйданда – арпа, бодай, 193 гектар мәйданда көзге бодай чәчәргә планлаштырабыз. Ашлама кайтара башладык, ягулык-майлау материаллары белән дә проблемалар булмас, дип ышанам. “Агромастер” җитештерү компаниясеннән яңа культиватор һәм каток алдык. Тагылма агрегатларны үзебездәге җитештерүчедән алу кулай, – ди “Әюпов” хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Әюпов.
– Хуҗалыкларда техника ремонты төгәлләнде, дияргә була. Тракторларның – 95 проценты, тагылма кораллар – тырмалар, культиваторлар һәм чәчкечләр язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Чәчүлек орлыкны артыгы белән әзерләдек. Орлык фондын яңарту максатыннан быел районга ике мең тоннага якын элиталы орлык кайтарылды. Әлегә орлыкны калибровкалау эше бара. Районга һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 77 килограмм ашлама кайтты. Ашлама кайтару әле дә дәвам итә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Районыбыз хуҗалыклары язгы кыр эшләрен зур оешканлык белән каршы ала. һәр җирдә эш үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарыла. Эшче кадрларга кытлык юк. Комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлегенә уңай бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев