Техника яңарталар
“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы “Агромастер” җитештерү компаниясендә җитештерелгән агрегатлардан нәтиҗәле файдалану белән бергә читтән дә техника сатып ала.
Шушы көннәрдә генә “Туман-2” агрегаты кайтарганнар. Сменага 350-400 гектарда эш башкарырга сәләтле үзйөрешле сиптерү агрегаты кайту белән чәчүлекләрне тәрбияләү эшенә чыгарылган. Аның белән хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы Ринал Хаҗиев идарә итә. Исламовлылар егәрле “Бюлер” тракторы сатып алырга да җыена.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев