Техника сафка баса
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча авыл хуҗалыгы техникасы 1 апрельгә тулысынча әзерлек сызыгына бастырылырга тиеш.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, тырмалар узган көздә үк ремонтлап куелган булган. Тракторларның – 93 проценты, җир эшкәртү агрегатларының – 96, чәчкечләрнең 95 проценты әзерлек сызыгына куелган. Идарә белгечләре фикеренчә, “Август-Мөслим” һәм “Туган як” агрофирмаларында, “Исламов” һәм “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыкларында техника ремонты яхшы оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев