Техникаң булса төзек, эшеңә килмәс өзек
Игенчеләрнең җиңнәре сызганулы. Хуҗалыкларның машина-трактор паркларында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү бара.
Белгечләр башка еллар белән чагыштырганда быел яз шактый соңара дигән фикердә. Чагыштыру өчен: узган ел бу көннәрдә районда туңга сөрелгән җирләрне, күпьеллык үлән басуларын тырмалау кебек агрочаралар тулы куәтенә барган. Аерым хуҗалыклар уҗым тукландыру, көздән сөрелгән җирләрдә дым каплау белән шөгыльләнгән. Шулай да, әле басулар кардан да ачылмаган дип, мөһим кампаниягә әзерлекне соңартырга ярамый.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы техникасы ремон¬ты белән проблемалар юк.
– Район буенча барлыгы 284 трактор булып, аларның 276сы ремонтланган. Язгы кыр эшләре чорында басу-кырларга 265 трактор чыгар дип көтелә. Бүген алар¬ны көйләү, техник хезмәт күрсәтү бара, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мортазин.
Быел язгы кыр эшләре чорында киң алымлы 27 чәчү комплексы эшләячәк. Болардан тыш вак фермер хуҗалыкларында традицион чәчкечләр дә кулланылачак икән.
“Август-Мөслим” агрфирмасында, елдагыча, мөһим кампаниягә зур җаваплылык белән әзерләнәләр. Агрофирманың техника паркында җанлылык хөкем сөрә. Кая карама, чит ил компанияләрендә эшләнгән ре-сурс саклау технологиясенә корылган чәчү комплекслары, егәрле тракторлар һәм баш¬ка агрегатлар!
– Быел “Август-Мөслим” агрофирмасында 25 мең гектарда язгы чәчү үткәрү план¬лаштырыла. Барлыгы 14 чәчү комплек¬сы эшләячәк. Тракторлар кырга чыгарга нигездә әзер. Аларга техник карау үткәрү бара. Җаваплы чор өчен җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары тупланды, – ди агрофирманың баш инженеры Сергей Чернышев.
Техникаларны әзерләүдә өзеклекләр ту¬масын өчен запас частьләргә заявкалар көздән үк бирелеп, алар үз вакытында кайтарылган.
– “Аксион-950” тракторына “Амозоне” чәчкече тагып чыгачакмын. Алар нигездә әзер. Барысын да бер кат күздән кичерергә генә кирәк, – ди гомер буе механизатор бу¬лып эшләгән Зөлфәт Шәрипов.
Механизаторлар бүгеннән үк хезмәткә түләү тәртибен белеп тора. Башка елларга караганда тарифларны арттырганнар. Кырдагылар бушка кайнар аш белән тәэмин ителәчәк. Аларны эшкә вахта йөртә.
Район хуҗалыкларының машина-трактор парклары яңа агрегатлар хисабына тулылана бара. Күптән түгел генә “Туган як” агрофирмасына киң алымлы “Хорш Пронто-8,5” чәчү комплекслары кайткан иде. “Август-Мөслим” агрофирмасына энергоресурс саклау технологиясенә корылган “Аксион-930” тракторы кайтты. Моннан тыш “Аксион” һәм МТЗ-1221, МТЗ-82 маркалы җиде трактор кайтыр дип көтелә.
5-10 апрель көннәрендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләреннән торган комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерәчәк. Ул белгечләргә һәм механизаторларга методик ярдәм күрсәтү форматында узачак.
Әлфинур Ногманова.
Айрат Фазылов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев