Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Театр яктылыкка, нурга илтә

Узган ел Театр елы уңаеннан үзешчән театр коллективлары арасында конкурс үтте. 39 авыл мәдәният йорты төрле жанрдагы сәхнә әсәрләре белән куандырды. Спектакльләрдә мәктәп укучысыннан алып, пенсионерларга кадәр катнашты.

Унышлы чыгыш ясап, зона турына үткән Тойгелде, Иске Вәрәш, Иске Карамалы, Сал. Мухан, Яңа Усы, Метрәй театр коллективлары әсәрләрен Мөслим тамашачысына да тәкъдим иттеләр.
 

Театр айлыгын Тойгелде мәдәният йорты театр коллективы ачып җибәрде. Алар Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасын сәхнәләштерде. Спектакльнең куелышы, артистларның уйнавы тамашачыларның күңеленә хуш килде. 
Иске Карамалы мәдәният йортының “Замандаш” халык театры Вакыйф Нуриевның “Эт тырнагы” мелодрамасын күрсәтте. Театрдагы һәр образ тормышчан, үзебезнең яшәү тирәлегеннән алынган. Уйланырлык фикерләр дә, көләрлек, еларлык күренешләр дә булды. Артистларның табигый уены, геройларның характерын тамашачыга җиткерүдәге осталыклары әсир итте. 
Иске Вәрәш халык театрын белмәгән кеше юктыр. Театр эчтәлекле әсәрләре белән ел саен сөендереп тора. Быел коллектив Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй” драмасын тәкъдим итте. Тамашачылар да зал тутырып килгән иде. Күпчелеге яшьләрдән торган коллективка “афәрин” диясе килә. 
Сал. Мухан үзешчәннәре ел саен зал тутырып тамашачы җыя. Быел коллектив Айгөл Әхмәтгалиеваның “Җаным жәл түгел сиңа” пьесасын сәхнәләштерде. Залда Айгөл Әхмәтгалиеваның да булуы, артистлар уенын югары бәяләве, тамашачыларның көчле алкышлары үзешчән артистларны тагын да дәртләнеп иҗат итәргә этәргәндер. 
Яңа Усы үзешчән театр колллективы Гөлшат Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай” әсәрен сәхнәләштерде. Усылыларны да район тамашачысы бик яратып кабул итте. 
Метрәй халык театры Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек” әсәрен күрсәтте. Артистлар образларны тормышчан итеп сурәтләде, тамашачыларны вакыйгалар эчендә яшәтте. Метрәй халык театры әлеге пьеса белән Зәй районының театр сөючеләрен дә әсир итте. 
Әмәкәй үзешчән театры тәкъдим иткән Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” әсәре бар тамашачының да күңеленә хуш килгәндер. Һәр сүз, хәрәкәт, мезансцена төгәл. Үзешчәннәр сәхнәдә яшиләр! Мөслим, Метрәй, Иске Вәрәш, Иске Карамалы үзешчән коллективларының халык театры исемен йөртүен дә әйтергә кирәк. 
Балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Ел саен октябрь-ноябрь айларында балалар театр коллективларының район конкурсы үткәрелә. Вәрәшбашның “Тамчы”, Тойгелденең “Балачак” (рәсемдә), Михайловканың “Бусинка”, Яңа Карамалының “Кояшкай” балалар театрлары Мөслим тамашачысына да иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Мөслим мәдәният йортының “Әкият” балалар театры Туфан Миңнуллинның “Җен алыштырган” әсәрен сәхнәләштерде. Артистларның күбесе, тәүге тапкыр сәхнәгә чыкса да, югалып калмадылар, осталыклары белән тамашачы күңелен яуладылар. 
Театр ул – тормыш мәктәбе. Халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклап, шул ук вакытта сәхнә сәнгатен заманча эстетик алымнар белән баетучы театр коллективлары киләчәктә дә милләтебезне, аның тарихын, сәнгатен, телен саклауга хезмәт итсен. 

2016 елда Мөслим халык театры “Идел-йорт” республика фестивалендә Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәре белән гран-прига лаек булды. 2018 елда узган фестивальдә –Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” драмасы белән, 2019 елда Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” әсәре белән икенче урынга чыкты.

Гөлнар Фәрхетдинова, район мәдәният йорты методисты. 
Фото – район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев