Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Театр яктылыкка, нурга илтә

Халкыбызның моннан бер гасыр элек яшәгән бөек шагыйре Г. Тукай сүзләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Ни өчен дисәк, театр яшәргә өйрәтә, үткәнең, киләчәгең турында уйларга мәҗбүр итә. Театрда уйналган рольләр ул – мин, бәлки, синдер, ә, бәлки, аның язмышыдыр. 

Бүгенге өлкән һәм урта буын Г. Камалның “Беренче театр”ын, К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ын, “Зәңгәр шәл”ен ничә тапкыр гына карагандыр. Чөнки аларның яшьлек еллары театр дөньясында узды. Заманында башкала артистлары авыл клубларында да чыгыш ясый иде. Ә бүгенге яшь буынга “театр” сүзе ятрак яңгырый. Чөнки алар зәңгәр экраннардан күбрәк мультфильмнар карарга күнеккән. Балаларны әйтәсе дә юк. Алар гаджет, планшетлардан бер файдасыз видеорликлар әйләндерә. 
Драматург Г. Камал – татар театрының нигез ташларын салучы, классик комедияләр тудыручы шәхес. К. Тинчурин – күренекле драматург, талантлы артист, режиссер һәм оештыручы, киң эрудицияле сәхнә теоретигы һәм оста хикәяче. Бүгенге көн драматурглары Т. Миңнуллин, Д. Салихов, Ф. Садриев, Аманулла (Әмир Камалиев) да төшеп калганнардан түгел. Аларның әсәрләре театр артистлары һәм үзешчән коллективлар тарафыннан сәхнәләрдә даими уйнала. 
Театр елы уңаеннан Вәрәшбаш авыл клубында бик кызыклы чара узды. Тамашаны китапханәче Алия Сәхәбетдинова белән Ислам Хәсәнов “Беренче театр” спектакленең заманча итеп үзгәртелгән өзеге белән башлап җибәрде. Клуб мөдире Рамил Сәхаутдинов тамашачыларны К. Тинчурин исемендәге драма театрына виртуаль сәяхәткә “алып барды”. Әлеге театрда эшләүче якташларыбыз Гөлчәчәк Хафизова, аның тормыш иптәше Ирек Хафизов, Зөфәр Харисов, Артем Пискунов, аның хатыны Резеда Сәләхованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Миләүшә Хәсәнова әзерләгән видеороликтан кызыклы фотолар һәм спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Ислам Хәсәновның үзе иҗат иткән җырларын башкаруы чараны тагын да бизәде. 
Миләүшә ХӘСӘНОВА. 
Вәрәшбаш.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев