Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Театр яктылыкка, нурга илтә

Авыл клублары һәм мәдәният йортлары каршында эшләүче үзешчән театр коллективлары, узган елны йомгаклап, тамашачыларны төрле жанрлардагы сәхнә әсәрләре белән куандырды. Ә инде, зоналарда уңышлы чыгыш ясап, конкурсның финал турына үткәннәр 25-29 гыйнвар көннәрендә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады.

Үрәзмәт авылы үзешчән театр коллективы район үзәге тамашачысына Х. Шамкаловның “Каенана” комедиясен тәкъдим итте. Әсәрдәге һәр образны тудыруга зур хезмәт куелганлыгы, драматургның әйтәсе килгән фикерен тамашачыга җиткерү өчен үзешчән артистлар ныклап әзерләнгәне күзгә ташлана. Район үзәге тамашачысына тәкъдим иткәнче, әсәрне күрше-тирә авылларда, хәтта Актаныш районында да куйганнар. Бу исә үзешчәннәргә тагын да “шомару”, остару өчен мөмкинлек биргән. Һәм әйтергә кирәк, инде тамашачыга күптән таныш үзешчәннәр белән бергә сәхнәгә әле беренче тапкыр гына аяк басучылар да бар иде. Мөслимлеләр дә спектакльне бик яратып кабул итте, үзешчәннәр чыгышын җылы алкышларга күмде. 
Сал. Мухан авылы үзеш-чәннәре куйган спектакльләрне мөслимлеләр аеруча яратып көтеп ала. Һәр елны тормышчан пьеса белән тамашачы мәхәббәтен яулый алар. Бу сезонда, И. Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” драмасын сәхнәләштереп, тамашачыларны көлдерделәр дә, елаттылар да, уйландырдылар да. Образга оста керүләре, тормышчан уйнаулары нәтиҗәсе – тамашачы салмуханлыларны басып алкышлады. 
Р. Хөсәенованың Елгабаш һәм Краснояр авыллары үзешчәннәре көче белән әзерләнгән “Табылдык” әсәрен дә яратып карады райондашларыбыз. Театр коллективының киләчәген кайгыртып, артистлар балаларны да җәлеп иткәннәр. Сәхнәдәге һәр образның үз йөзе булдырылган. Аларның чыгышын да тамашачылар яратып кабул итте, үзешчәннәрне чәчәк бәйләмнәренә күмде. 
Шунысы игътибарга лаек: тамашачы һәм жюри хөкеменә тәкъдим ителгән әсәрләрдә күтәрелгән проблемалар бү-генге көндә дә бик актуаль. Зур булмаган коллектив белән дә матур репертуар туплап, тамашачы күңелен яуларлык спектакльләр белән сөендергән өчен үзешчәннәргә, аларны туплап торучы мәдәният учаклары җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. 

Эльвира Гәрәева, район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе. 
Фото – мәдәният бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев