Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Табын авылында "Шифа" ял итү һәм сәламәтләндерү лагере эшли

Түбән Табын авылындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбендә укыту һәм хезмәт тәрбиясе бирү бергә үрелеп бара.

Быел җәйге каникул вакытында мәктәптә балалар өчен "Шифа" ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләде.

Лагерьда 18 көн дәвамында 50 гә якын бала ял итте. Нептун, Сабантуй, Хэллоуин бәйрәмнәре, экологик көннәр кысаларында мавыктыргыч чаралар уздырылды. Балалар өчен кызыклы уеннар һәм күңелле сәяхәтләр оештырылды. Лагерьда тәрбияләнүче балалар район оешмаларына, ипподромга, Мөслимебезнең "Кояшлы Ык" ял зонасына экскурсиягә бардылар. Яр Чаллы шәһәрендәге дельфинарийга бару бәхете дә елмайды аларга.

Ял итү белән бергә балалар үзләрен хезмәттә дә сынадылар. Лагерьда балалар өчен төрле түгәрәкләр оештырылды. Кызлар бәйләү, чигү белән шөгыльләнде, малайлар агач материаллардан бик матур кул эшләнмәләре ясады. Балаларның кул эшләнмәләрен мәгариф хезмәткәрләренең Мөслимдә үткән республика киңәшмәсе кунаклары да күреп сокланды. Кунакларга балалар ясаган махсус сабыннар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев