Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төбәк белән бергә үсте

“Татмелиорация” траст компаниясе ачык типтагы “Алга ПМК “Мелиорация” акционерлык җәмгыятенең район тарихында билгеле урыны бар.

Күп авылларны сулы итү буенча зур эшләр башкарыла. Артезиан скважиналарыннан 899 метр озынлыкта 2,2 метр тирәнлектә су челтәре сузыла. Биш данә су колонкасы урнаштырылды. Бу чорда предприятиедә эшләүчеләр саны 90га җитә. Бер кешегә уртача хезмәт хакы 180 сум тәшкил итә. 
1983 елда үз көчебез белән Иске Карамалыда 2 фатирлы торак йорт төзелде. Актаныш районы “Авангард” колхозында – 424 гектар сугарулы участок, “Урал” колхозында – сугарулы участок белән буа, “Урожай” колхозында Мари Бүләр буасы файдалануга тапшырыла. Мондый эшләр алдагы елларда да киң колач белән алып барыла. 
Оешманың матди-техник базасы да яңартыла. Куәтле техника алына, объектларда һәм административ бинада эшләүчеләр өчен тиешле шартлар тудырыла. 1970-1980 елларда автомобиль гаражы, нефтебаза һәм ягулык салу станциясе, измә-бетон узелы, склад, күпфатирлы ике йорт, 2, 3 фатирлы йортлар, ашханә, кибет, административ бина, мастерской төзелә. 1980 елларда 13 санлы Алга ПМКсы автокраннар, экскаватор, торба салгыч, К-701 тракторы, автогрейдер, цемент ташучы машина һәм башка төр техниканы күпләп ала. 
1999 елга районда коллектив көче белән кече елгаларда төзелгән 31 буа исәпләнә. Югары Табын авылында – 6,3 км, Метрәйдә – 2,7 км, Тойгелде һәм Ташлыяр авылларында 8,9 км суүткәргеч төзелә. 
1985 елда “Михайловский” совхозында буа төзүче Зөлфәт Нәҗмиев бригадасы кызыклы табылдыкка очрый. Алар Баланлы елгасының сул як ярында 5 метр тирәнлектә мамонт сөякләренә юлыга. Сөякләрне ПМКга алып кайталар. Мөслим урта мәктәбе директоры Мөҗәһит Әхмәтҗанов табылдыкны район музеена тапшыра. 
Гомумән, оешма елның-елында җиткерелгән планнарны артырып үти. Иске Карамалы авылында шактый күп торак йортлар әлеге коллектив көче белән сафка бастырыла. 1990 елда торак фонд һәм коммуналь хуҗалык Мөслим күптармаклы производство предприятиесе балансына күчерелә. 
Мелиорация өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкәне, Бөтенсоюз ярышларда җиңгәне өчен 13 санлы Алга ПМКсы берничә тапкыр РСФСРның һәм ТАССРның югары бүләкләренә лаек була. Мәсәлән, 1984 елда коллективка РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның Күчмә Кызыл байрагы тапшырыла. 1986 елда РСФСР Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгының һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы республика комитетының күчмә Кызыл байрагына лаек була. Мондый бүләкләрне күпләп исемләргә булыр иде. 
Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Җәүдәт Багдалов, скрепер машинисты Рәшит Муллашев, шофер Фәрит Закиров “СССРның Су хуҗалыгы отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Газ белән эретеп ябыштыручы Сәнаф Сәлахетдинов – III һәм II дәрәҗә Хезмәт даны ордены, бульдозер машинисты Ахунян Яббаров – III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалерлары. Дистәгә якын эшче “ТАССРның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем алды. Коллективның ике дистәгә якын кешесенә “Хезмәт ветераны” исеме бирелде. 

 

Рәйхан Ибраһимов. Иске Карамалы.

Фото – Туган як музееннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев