Төбәк белән бергә үсте
“Татмелиорация” траст компаниясе ачык типтагы “Алга ПМК “Мелиорация” акционерлык җәмгыятенең район тарихында билгеле урыны бар.
КПСС Үзәк Комитетының 1966 елның май аендагы пленумы җирләрне мелиорацияләү программасын билгеләде. ПМК да әлеге пленум таләпләре нигезендә оештырылды. Аның тарихы 1966нчы елның 26 маеннан башлана. Ул район “Сельхозтехника”сының Алга машина-мелиорация станциясе филиалы базасында оештырылды. Иске Карамалы авылында урнашкан филиал “Урал” колхозы балансында тора иде.
ТР Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә оешма 1970 елда “Татмелиоводстрой” трестының 13 санлы Алга механикалаштырылган күчмә колоннасы итеп үзгәртелде. 1978 елдан Алга ПМК-13 “Сельхозводстрой” тресты буйсынуына күчте. Күпмедер вакыттан соң оешма бетерелгәннән соң, ПМК 1984 елда “Татсельхозводстрой” тресты составында кабат торгызылды. Акционерлаштыру башлангач, 13 санлы Алга күчмә механикалаштырылган колоннасы 1996нчы елның 15 мартыннан “Татмелиорация” траст компаниясенең ачык типтагы “Алга ПМК “Мелиорация” акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелде.
Тармакның үсеше әзерлекле кадрларга, эшчеләрнең һөнәри осталыгын үстерүләренә бәйле. Оешманың беренче җитәкчесе – Шамил Габдрахманов. Аннан соң төрле елларда оешма белән Разин Мәрданов, Рәис Моратов, Рөстәм Шәрипов, Рәйхан Ибраһимов, Гавис Шәңгәрәев җитәкчелек итте.
Беренче эшчеләр “Урал” колхозыннан алына. Алар – тимерче Шәрифҗан Авзалов, эретеп ябыштыручы Әбүзәр Бәширов, токарь Мирхафизан Биктимеров, слесарь-аккумуляторчы Ибраһим Гәрәев, слесарьлар Гыйлметдин Хәертдинов, Әхкыям Гыйлфанов, Хөҗҗәтелислам Исламов, молотобоец Иван Тимаков, обкатчик Абрам Харитонов, механик-контролер Шәрифулла Хәлилов, мастер-механик Мөхәмәтша Кәлимуллин, прораб Әмирҗан Мусин, баш бухгалтер Миргазиз Шәрхемуллин, шофер Рим Минһаҗев, каравылчы Нурлыгаян Сәйфетдинов.
МТЗ-50 тракторлары кайтарылгач, 9-15 кеше составында тракторчылар бригадасы оеша. Аның җитәкчесе итеп Әхкыям Гыйлфанов билгеләнә. Беренче тракторчылардан Алексей Антипов, Андрей Кондратьев, Хәмит Фәсхетдинов, Әзһәр Вәлиев, Мирхаҗиян Солтанов, Мирхафизан Гәрәев, Мөдәррис Закиров, Зөлфәт Хамматовны билгеләп үтәргә кирәк.
Оешма сазлык җирләрне киптерү, басуларны сугару, торф әзерләү, аны басуларга чыгару, торф басулары әзерләү, юллар, медпунктлар, торак йортлар төзү һәм башка эшләр башкара. Мәсәлән, 1970 елда оешма М. Вахитов исемендәге колхозда 99,5 гектарда гомуми бәясе 60,7 мең сумлык сугару эшләре үткәрә. К. Маркс исемендәге колхозда 117 гектар мәйдан корытылып, чәчү әйләнешенә кертелә. Шул ук хуҗалыкта – 69 гектар, “Урожай” колхозында – 10, “Правда”да 30 гектар җир тамырдан яхшыртыла: агач-куаклар кисеп, тамырлары алына, ягъни авыл хуҗалыгы мәйданнары булдырыла.
(Ахыры бар).
Рәйхан Ибраһимов.
Иске Карамалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев