Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәүбә итте

Исерек хәлдә кабат руль артына утырган 42 яшьлек ир-егет суд каршына басачак.

Район прокуратура­сы 42 яшьлек якташыбыз­га карата җинаять эше бу­енча гаепләү актын ху­плады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддә беренче бүлегендә карал­ган җинаятьне (админи­стратив җәзага тартылган килеш спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән) кылуда гаепләнә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

– Тикшерү барышында ачыкланганча, 2021нче елның 24 сентябрендә 8.00 сәгатьләр тирәсендә әлеге зат “Шевроле Нива” автомобиле руленә утыра. Аның шофер таныклы­гы булмый. Чөнки исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен адми­нистратив җәзага тар­тылган. Сикия авылында Школьная һәм Кызыл яр урамнары чатында ГАИ хезмәткәрләре тарафын­нан тоткарлана, – ди рай­он прокуроры ярдәмчесе Линар Әскаров.

Исерек булу-булмауга медицина тикшерүе үтү барышында шоферның хәмер кулланган булуы ачыклана (0,600 мг/л). Ул гаебен тулысынча таный һәм мондый хәлне баш­ка кабатланмас, дип тәүбә итә.

Хәзерге вакытта җинаять эше район су­дында карала, дип хәбәр итәләр район прокурату­расыннан.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев