Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татьяна Коткова помидор үстерергә ярата

Кибет орлыгыннан мул уңыш алып булмый, ди һәвәскәр бакчачы.

Без гаиләдә сигез бала үстек, мин җиденчесе идем. Зур иха­та тоттык, бакчада әни ниләр генә үстермәде! Яшелчә, җиләк-җимеш үстерү серләренә кечкенәдән төшенә башладым. Ләкин бакчачы булыр­мын дип һич кенә дә уйламадым. Мәктәпне тәмамлагач, башка бик күп кызлар кебек, калага юл тоттым. Хи­мия заводында – аппаратчы, КамАЗ­да лаборант булып эшләдем. Химик матдәләр белән бәйле эштә күңелгә табигать җылысы җитмәгәнен аңладым, – ди Татьяна Васильевна.

Яшелчәләрне башта гаиләсе өчен генә үстерә райондашыбыз. Сайлаган һөнәре буенча Мөслимдә эш тапма­гач, төрле урыннарда эшләргә туры килә.

– Кечкенә кызыбызны карар­га кеше булмагач, эштән туктарга мәҗбүр булдым. Шул чорда бакча­чылык белән ныклап шөгыльләнергә кирәк, дигән уй туды. Бу өлкәдә мин инде 22нче ел эшлим. Күңелгә яткан һөнәр булгангадыр, үсентеләрем мул уңыш бирә. Яңа елга аяк басу белән орлыкларны барлый башлыйм, ки­бет орлыгын алганым юк. Аларны мул уңыш бирә, дип әйтеп булмый, – ди Татьяна Васильевна.

Бүген райондашыбыз барлык шартлары туры китереп ясалган те­плицада унбиш сорт помидор үстерә. Алар арасында “Сары черри”, “Үгез йөрәге”, “Аю колаклары”, “Хлебо­сольные”, “Алпатьевские”, “Киви” дигән эре сортлар бар. Чәчәкләрне дә күпләп үстерә Таня апа. Бархат­цы, сальвия, астра, петунья җәй әйләнәсе үз ихатасын гына түгел, башка райондашларыбызның да бак­чаларын, ихаталарын бизи.

– Тормыш иптәшемнең ярат­кан шөгыле булуына бик сөенәм. Ул үстергән кыяр-помидор, борыч­лар безгә генә түгел, якыннары­бызга, туганнарга да җитә. Бездә иң күп үстерелүче яшелчә – поми­дор. Мартның беренче көннәрендә үк хәләлем һәр сортны аерым тар­тмаларга чәчә, тишелеп чыкканчы өстен пакет белән томалап тота. Ике чын яфрак чыккач, үсентеләрне ае­рым савытларга күчереп утырта. Мин дә помидор үстерү нечкәлекләренә төшенеп киләм, ахыры, – ди Татьяна Коткованың тормыш иптәше Алек­сандр абый.

Татьяна Васильевна помидор үсентеләрен аерым савытларда үстерү отышлырак, дигән фикердә. Бу очракта үсентене теләсә кайчан күчереп утыртырга була.

– Помидор күчереп утыртуны җиңел кичерә. Помидор үсентеләрен кояш сүрелгәч, яисә җиләсрәк, бо­лытлы көнне күчерү яхшы. Мин ел саен урынны алыштырып утырту яклы. Мул уңыш сере дә шуңа бәйле. Суны ике көнгә бер мәртәбә һәм бил­геле бер вакытта сибәм. Помидор үскәндә суга мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел. Помидорланган чорда су җитәрлек сибелми икән, ул үсүдән туктый һәм помидор ярыла башлый. Помидорга суны төбенә генә сибәргә кирәклеген бакчачылар беләдер, – ди Татьяна Коткова.

Помидорларны утырткач, төгәл унбиш көннән соң Таня апа үсентеләрне тирес суы белән ашлый. Бу чара унбиш көн саен өч мәртәбә башкарылырга тиеш. Помидорлар эре булсын өчен, аскы яфракларны өзеп, ян-яктагы үсентеләрне вакы­тында алып бару зарур.

– Томатка калий кирәк. Ул җитәрлек күләмдә булмаса, поми­дор яфраклары бөтерелә башлый. По­мидор начар үскән елларда үсентегә янтарь кислотасы сибәм. 10 литр суга бер грамм янтарь кислотасы алы­на. Ләкин артык мавыгып китмәгез, күпкә китсә, калий туфракның әчелеген арттыра, – ди Татьяна Кот­кова.

Фитофторозны кисәтү максатын­да Таня апа эремчек суы куллана.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев