Татарстанда кар һәм буран көтелә
Республика юлларында бозлавык булачак.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 февральдә, Татарстанда көньяктан килгән циклон йогынтысында һава шартлары үзгәрә башлый.
Республикада аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз кар явуы ихтимал. Кайбер районнарда буран да чыгарга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җил көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төбәк юлларында бозлавык хасил булачак.
Төнлә республикада һава температурасы -17…-22 градус, көндез -11…-16 градус фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев