Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның барлык мәктәпләре 2020 ел ахырына югары тизлекле интернетка тоташтырылачак

Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләре Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителгән.

Татарстанның барлык мәктәпләрендә агымдагы ел ахырына югары тизлекле интернет тоташтырылачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның 31 декабренә кадәр республиканың 559 мәгариф оешмасы, ә бу 546 мәктәп һәм 13 көллият һәм техникум, Интернетка җепселле-оптик элемтә линияләре технологиясе буенча тоташтырылачак. "Бу "Цифрлы икътисад" милли программасының социаль әһәмиятле объектларын тоташтыру буенча федераль проект буенча эшләнәчәк", – дип сөйләде ул.

Моннан тыш, 522 оешма, шул исәптән 499 мәктәп һәм 23 урта һөнәри белем бирү учреждениесе, бу елның 1 сентябренә кадәр «Связьинвестнефтехим» АҖ инвестиция программасы хисабына интернетка тоташтырылачак, дип билгеләп үтте Зиннәтуллин.

«Шулай итеп, Россиядә беренче тапкыр субъектның барлык мәктәпләре дә югары тизлекле интернетка ия булачак", - дип ассызыклады ул.

Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләре Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителгән, дип өстәде Зиннәтуллин. Барлыгы 11 меңнән артык керү ноктасы урнаштырылган. «Мәктәпләрдә урнаштырылган Wi-Fi җиһазларын модернизацияләү урта сроклы перспективада планлаштырыла", - дип тәмамлады ул.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/science/28-06-2020/vse-shkoly-tatarstana-k-kontsu-2020-goda-budut-imet-vysokoskorostnoy-internet-5752689

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев