Татарстаннан ике хатын-кыз «Миссис Россия International-2020 " таҗларын алды
«Миссис Россия International-2020» конкурсында Кырым Республикасыннан Анастасия Божова җиңүче булды.
Татарстанның ике вәкиле — Роза Булатова һәм Гөлнара Сираҗиева-Ростов-на-Донуда узган «Миссис Россия International-2020» милли конкурсының ике төп таҗын алды.
Агымдагы елның мартында «Татарстан Вице-миссисы-2020» исеменә лаек булган Роза Булатова «Миссис Россия Планета-2020» титулын яулады. Ул Болгариядә узган Халыкара конкурста Россия данын яклаячак.
«Миссис Татарстан-2020" титулына ия булган Гөлнара Сираҗиева «Гранд Миссис Россия-2020» титулына ия булды. Хәзер ул АКШтагы халыкара конкурста Россия данын яклаячак.
«Миссис Россия International-2020» конкурсында Кырым Республикасыннан Анастасия Божова җиңүче булды. Аңа узган ел җиңү яулаган Татарстан вәкиле Ләйсән Шакирова да таҗын тапшырды.
«Миссис Россия International-2020" милли конкурсының алты көнлек марафоны 6 федераль округ һәм 11 шәһәр: Пятигорск, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Сочи, Комсомольск-на-Амур, Ростов вәкилләрен җыйды. https://www.tatar-inform.ru/news/society/23-10-2020/dve-krasavitsy-iz-tatarstana-poluchili-korony-missis-rossiya-international-2020-5780833
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев