Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларны "100 легендар бренд " өчен тавыш бирергә өндиләр

Тавыш бирү инде 31 мартта төгәлләнәчәк, дип искә төшерә чараны оештыручылар.

Татарстанлыларны «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» өчен тавыш бирергә чакыралар. Тавыш бирү инде 31 мартта төгәлләнәчәк, дип искә төшерә чараны оештыручылар.

Конкурс ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Республика халкы өчен Татарстанның иң легендар 100 брендын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Нәтиҗәгә йогынты ясарга мөмкин булган берничә көн генә калып бара. http://100brand.ru/ сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

Шул ук вакытта үз районыңдагы исемлек өчен тавыш биреп кенә калмыйча, республиканың башка районнарының йөзен билгеләүче брендлар өчен дә үз тавышыңны бирергә мөмкин. Җиңүчеләр исемлеген 2020 елның апрель башында игълан итү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев