Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар корал тапшырган өчен 15 мең сумга кадәр акча ала алалар

Ел башыннан бирле татарстанлыларга ирекле рәвештә корал тапшырган өчен 570 мең сум күләмендә бүләкләр бирелде

Ел башыннан бирле татарстанлыларга ирекле рәвештә корал тапшырган өчен 570 мең сум күләмендә бүләкләр бирелде. Еш кына хуҗалар коралның рөхсәтен яңадан теркәү белән бәйле хокук бозуларга юл куя. Аны озайтырга онытып, кеше законсыз рәвештә корал саклау турында административ статьяга эләгә. Бүгенге көндә ТР буенча Росгвардия идарәсе исәптә 44 мең татарстанлы тора, аларның 73 мең берәмлеге корал саклана, дип сөйләде «Татар-информ»МА биргән интервьюсында Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең ЛЛР үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Камалиев. Ул законсыз сакланучы коралны үзебез өчен һәм закон кысаларында ни рәвешле тапшырырга мөмкин булуы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әгәр кеше корал тапса һәм аны кулга алырга курка икән, аңа полиция хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк. Алар урынга барып, корал табылу фактын теркәп, аны алып китәләр. Әгәр кеше корал тапшырырга карар иткән икән, аңа аны якындагы полиция бүлегенә яки Росгвардиянең лицензия-рөхсәт эшләре бүлегенә алып килергә кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев