Татарстанда җылы һава торышы саклана, урыны белән яңгыр явачак
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 2 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән явым-төшем көтелми, урыны белән томан төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Көндез республиканың кайбер районнарында яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнлә +9..+14, көндез +25..+30 градус...
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 2 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән явым-төшем көтелми, урыны белән томан төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Көндез республиканың кайбер районнарында яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнлә +9..+14, көндез +25..+30 градус җылы. 3 сентябрьдә шулай ук аязучан болытлы һава. Төнлә - урыны белән, көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшен булуы көтелә. Җил көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан, талгын. Урыны белән җилнең тизлеге көчәеп, секундына - 15, яшен вакытында 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә +11..+16, көндез +19..+24, көнчыгыш районнарда 27 градуска кадәр җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев