Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ялганлап акча салдыручылар төркеме тоткарланган

Алар канунсыз банк эшчәнлеге ярдәмендә 50 миллион сум күләмендә табыш алган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре канунсыз банк эшчәнлеге ярдәмендә 50 миллион сумнан артык акча эшләгән җинаятьчел төркемнең эзенә төшкән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте җиткерә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре Казанның 8 кешесен тоткарлаган. Әлеге затлар канунсыз...

Алар канунсыз банк эшчәнлеге ярдәмендә 50 миллион сум күләмендә табыш алган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре канунсыз банк эшчәнлеге ярдәмендә 50 миллион сумнан артык акча эшләгән җинаятьчел төркемнең эзенә төшкән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте җиткерә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре Казанның 8 кешесен тоткарлаган. Әлеге затлар канунсыз банк эшчәнлеге алып барган җинаятьчел җәмгыять вәкилләре булуда гаепләнә.

13 июньдә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе "Канунсыз банк эшчәнлеге" һәм "Җинаятьчел төркем оештыру яки анда катнашу" маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.

Тикшерүчеләр билгеләнгәнчә, караклар кырын эшләрен 2015 елның гыйнварыннан 2017 елның маена кадәр өч мөстәкыйль җинаятьчел төркем эчендә башкарган. Аларны канунсыз банк операцияләре, электрон акчаларны кәгазьгә күчерү һәм акча транзиты кебек уртак эшчәнлек берләштергән. Җинаятьчел төркемне 49 яшьлек Казан кешесе оештырган, ул үзе шәхсән бер төркем белән җитәкчелек иткән.

Калган ике төркем белән, "Татар-информ"ның хокук саклау органнарындагы чыганагы биргән мәгълүмат буенча, бу эшчәнлекне оештыручының 42 һәм 55 яшьлек танышлары идарә иткән.

Җинаятьчел җәмгыятьтә катнашучылар, реаль финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бармаган юридик затларның документ пакетларын үзләштергән. Аннан соң алар, Татарстан банкларында юридик затлар белән эшләүче бүлекләрдә хисап ачып, акча салдырган.

Нәтиҗәдә, җинаятьчеләр 50 миллион сумнан артык табышка ия булган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының чыганагы биргән мәгълүмат буенча, 2015 елның гыйнварыннан 2017 елның маена кадәр төркем барлыгы 2,5 миллиард сумлык канунсыз банк операцияләре башкарган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе дәгъвасы һәм Казанның Вахитов районы суды карары буенча, гаепләнүчеләрнең өчесе кулга алынган, дүртенче кешегә өй аресты билгеләнгән, берсенә - өеннән читкә чыгып китмәү турында язу тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев