Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яңа "ЮВТ-24" телепроекты старт алды

Проект Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен берләштерде.

«ЮВТ-24» телепроекты 10 февральдә эшли башлады. Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы мәгълүмат үзәге Әлмәттә урнашкан, ул «Татмедиа» филиалы һәм "Әлмәт РТВ" телерадиокомпаниясе базасында оештырылган.
Яңа форматта тапшыруларны алып баручы Лилия Сәлимҗанова белән татар телендә кичке яңалыклар ачып җибәрделәр. Тапшыру яңартылган студиядән эфирга чыкты.
Каналда яңа йөзләр пәйда булды  Һава торышы турында тамашачыларга 13 яшьлек Арслан Әсәдуллин сөйләде, ә «Татарстанның көньяк-көнчыгышы яңалыклары» тапшыруын Рушан Камаев үткәрде.
«ЮВТ-24» проекты Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен – Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Зәй шәһәрләрен үз эченә ала. Яңалыклар көн саен эш көннәрендә чыга, канал рус һәм татар телләрендә хәбәр итә. Үз программаларының күләме атнага 35 сәгать тәшкил итә.
Канал «Татарстан 24» телеканалының челтәр партнеры. Потенциаль аудитория 470 меңнән артык кеше тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев