Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда урман янгыннарын сүндерә торган ике яңа станция барлыкка киләчәк

Татарстанда 2011 елдан бирле урман янгыннары теркәлгәне юк.

Быел Татарстанда «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ике яңа урман янгынын сүндерү станциясе барлыкка киләчәк. Ул «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Станцияләр Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыклары базасында оештырыла.

Шулай ук бу елны урман янгыннарын сүндерү өчен 12 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак. 

Бүген урманнарда янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыклары карамагында эшләүче II типтагы 18 урман янгынын сүндерү станциясе һәм Татарстанның «Урман янгынын сүндерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе карамагында эшли торган III типтагы 5 урман янгынын сүндерү станциясе тәэмин итә.

Мәгълүм булганча, Татарстанда урманнар биләгән территорияләрнең гомуми мәйданы 1 миллион 271 мең гектарны тәшкил итә, урманлык — 17,5 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев