Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тавыш бирү өчен участокларның үткәрүчәнлеге 8 -12 кешедән артмаячак

Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Тавыш бирү бүлмәсенә керү юлында барлык катнашучыларның да температура контроле үткәреләчәк. Шулай ук сайлау участокларында дезинфекцияләүче келәмнәр, антисептик чаралар урнаштырылачак, дистанцияне үтәү өчен 1,5 метр арада тамга төшереләчәк, ә яшерен тавыш бирү өчен кабиналар алгы шторкасыз булачак», — дип ассызыклады спикер.

Ул, Роспотребнадзор таләбе буенча, биналарны дезораторлар белән чистарту һәм мәҗбүри җилләтү каралган, дип өстәде.

"Тагын бер яңалык — тавыш бирүдә катнашучы паспорты сайлау комиссиясе әгъзасына кулга тапшырылмый. Без тавыш бирүдә катнашучылар арасындагы элемтәләрне киметергә тиеш», — дип билгеләп үтте Кондратьев.

Сайлау участокларында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә гражданнарга шәхси саклану чаралары таратылачак.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/16-06-2020/odnovremenno-na-uchastki-dlya-golosovaniya-v-rt-budut-puskat-ne-bolee-12-chelovek-5749883

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев