Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән
Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 333 булды.
Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, коронавирустан 1940 һәм 1946 елгы хатын-кызлар вафат.
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнде», диелә хәбәрдә.
Ведомство белешмәсе буенча, шулай итеп республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 333 булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев