Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан вафат булган

Барлыгы авыручылар саны 1031 кеше. 130 кеше дәваланган

Татарстанда коронавирус йогышының 71 яңа очрагы расланды

19 кеше госпитализацияләнгән, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 52 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча авыручылар: 18 яшькә кадәр - 10 кеше, 18 дән 30 га кадәр – 12 кеше, 30 дан 50 гә кадәр – 23 кеше, 50 дән 60 ка кадәр – 10 кеше, 60 тан 70 кә кадәр – 6 кеше, 70 тән 80 гә кадәр – 6 кеше, 80 нән 90 га кадәр – 3 кеше, 90 яшьтән өлкәнрәк - 1.
Яңа ачыкланган очраклар түбәндәге районнарда һәм шәһәрләрдә:
Казанда – 34 кеше;
Яр Чаллыда – 9 кеше;
Түбән Камада – 7 кеше;
Лаеш районында -2 кеше;
Буа районында – 3 кеше;
Әлмәттә–1 кеше;
Алабугада –1 кеше;
Лениногорскийда –1 кеше;
Тукай районында –2 кеше;
Чүпрәледә –2 кеше;
Арчада – 2 кеше;
Яшел Үзәндә –3 кеше;
Биектауда–1 кеше;
Кукмарада –1 кеше;
Балтачта –2 кеше

Шуның белән бергә, бүген, 3 майда РКБда 1944 елда туган Казан кешесе вафат булды. 
Пациент стационарга 26 апрельдә керде, үпкәләрнең озакка сузылган обструктив авыруы, йөрәк - кан тамырлары авырулары булган, бронхиаль астма белән интеккән. 
Диагноз экспертиза белән расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев