Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда респиратор инфекцияләренә каршы көрәш өчен 3,5 мең койка әзерләнгән

Татарстанда йогышлы авырулар, шул исәптән яңа коронавирус йогышы белән көрәшү өчен 3,5 мең койка җәелдерелгән. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

"Татарстан Республикасында кискен респиратор вирус инфекцияләренә каршы көрәш өчен хәзерге вакытта 3,5 мең койка әзерләнгән", — дип билгеләп үтте Владимир Жаворонков.
Исегезгә төшерәбез, бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада кирәк булган саен, коронавирус белән авыручылар өчен оператив рәвештә кулланырга мөмкин булган 1,2 мең резерв койка әзерләнүе турында сөйләде.
Владимир Жаворонков аңлатканча, бу урыннар стационарларның койка фондын яки аның функционалын үзгәрткәндә барлыкка килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев