Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда "Регион белән идарә итү үзәге" эшли башлаячак турында

Татарстанда «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Төбәк белән идарә итү үзәге»(ЦУР) булдырылачак. Тиешле боерыкны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Республикада ЦУР проектын гамәлгә ашыру буенча проект офисы оештырылачак. Офис рәисе вазыйфаларын республикада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга кабул итәргә тәкъдим ителде, ә рәистәш булып Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Ленар Фәйзетдинов торырга тиеш.

Татарстан министрлар кабинеты һәм ТР Президенты Аппараты иҗтимагый элемтәләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә санлы проектларны үстерү буенча «Диалог» автоном коммерциячел булмаган оешма белән хезмәттәшлек турында килешү төзиячәк, ул үзәкне булдыруда катнашачак.

ЦУР проектының кураторы итеп Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләнде. Ул шулай ук ТР Президенты күрсәтмәсенең үтәлешен контрольдә тотачак.

"Төбәк белән идарә итү үзәге" 2020 елның 30 гыйнварында җирле үзидарәне үстерү советы утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путинның күрсәтмәләре исемлегенең 3 пунктын үтәү йөзеннән оештырыла. Аның нигезендә федерациянең барлык субъектларында төбәкләр белән идарә итү үзәкләре булдырылырга һәм муниципалитетларда шундый үзәкләр оештыру буенча тәкъдимнәр тапшырылырга тиеш. Документта үтәү срогы-2020 елның 1 декабре.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/official/20-07-2020/v-tatarstane-zarabotaet-tsentr-upravleniya-regionom-5757776

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев