Татарстанда бүген 31 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Барлыгы 4711 кеше дәваланган.
8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (16 кеше).
Татарстан буенча: Казанда – 19, Сабада - 3, Яр Чалыда, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Түбән Кама, Кукмара, Питрәч районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 8 августка Татарстанда 5841 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев