Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда пациентның коронавирустан үлүенең 13 нче очрагы расланды

Үлемнең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 40 очрагы ачыкланган.

18 кеше хастаханәдә, 22 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 30дан 70 яшькә кадәрге кешеләр.

Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча иң күп авыручы Казанда теркәлгән (18 кеше). Яр Чаллыда – 8, Түбән Камада – 3, Питрәч районында – 2, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш районнарында берешәр очрак

Барлыгы 23 июньгә Татарстанда 4271 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.

Шул ук вакытта Татарстанда пациентның коронавирустан үлүенең 13 нче очрагы расланды

1963 елда туган Чистайда яшәүче кеше Чистай ЦРБның 2 нче шәһәр хастаханәсе базасында вакытлы йогышлы госпитальгә хастаханәгә салына. 1 июньнән башлап COVID-19 коронавирус йогышы белән килеп чыккан авыр дәрәҗәдәге ике яклы полисегментар вируслы пневмония белән стационар дәвалауда булган.4 июньдә халәтнең кискен начараюы сәбәпле интенсив терапия палатасына күчерелгән. 11 июньдә пациент үлә.

Үлемнең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев