Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда олы яшьтәге ир ялган банкирларга ярты миллион сумнан артык акча күчергән

Аферистлар 86 яшьлек бабайны акчагызны урларга телиләр дип алдаган һәм саклыкка җыелган акчасын, имештер, резерв счетларына күчерергә күндергән.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда өлкән яшьтәге ир-ат, җыйган акчасын сакларга теләп, ялган банкирларга ярты миллион сумнан артык акча күчергән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, полициягә Казанда яшәүче 86 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Бабай әйтүенчә, аңа Александр исемле ир-ат шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте вәкиле дип таныштырган.

Ул пенсионерны аферистлар аның счетыннан акча урламакчы була дип ышандырган. Җыйган акчаны саклау өчен, банкоматтан 100 мең сум акча алып, аны билгеле бер номерга күчерергә кирәк булган. Бабай барлык шартларны да үтәгән.

Күпмедер вакыттан соң Александр янә шалтыратып, беренче тапкыр акча күчергәндә мошенникны ачыклый алулары турында хәбәр иткән. Тик бу юлы бабай, банкоматтан янә 100 мең сум акча алып, аны мәгълүм схема буенча бүтән счетка күчерергә тиеш булган. Шул рәвешле, зыян күргән ир-ат барлыгы 580 мең сум акча күчергән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полицейскийлар аферада катнашы булган кешеләрне ачыклый.

 Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-02-2021/tatarstanda-oly-yasht-ge-ir-yalgan-bankirlarga-yarty-million-sumnan-artyk-akcha-k-cherg-n-5805584

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев