Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгу өчен пропуск бетереләчәк

Шул ук көннән муниципалитетлар арасында пассажирлар һәм багаж ташу тыела

Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң республика буенча хәрәкәт итү өчен пропуск гамәлдән чыгарачаклар. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының норматив хокукый актларны теркәү һәм эшчәнлекне хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Эльмира Слепнева хәбәр итте.

ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан „Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында " яңа карар кабул ителде. Яңа редакциядә карар 12 майдан республика буенча хәрәкәт итү өчен рөхсәт алуны күздә тотмый", - диде Слепнева.
Гражданнарга эш бирүченең белешмәсен рәсмиләштерергә яки өйдән чыгу өчен СМС-код алырга кирәкми.
Гражданнарга ваклап сату урыннарында, хезмәт күрсәтү, пассажир транспортта шул исәптән таксины кертеп, шәхси саклану чараларыннан (медицина битлекләреннән яки респиратордан һәм перчаткадан) башка җәмәгать урыннарында булу тыела.
Гражданнарга спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыкларында, шул исәптән күпфатирлы йортлар ишегалларында да булырга тыела. Тыю әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.
Шул ук көннән муниципалитетлар арасында пассажирлар һәм багаж ташу тыела. 
Шул ук вакытта автосалоннар, ЗАГС органнары һәм азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә залларының аерым керү мөмкинлеге булганда эшләве рөхсәт ителә. Шул ук вакытта никах теркәү вакытында кешеләр саны 10 кешедән артмаска тиеш.

​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев