Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда машиналарга бәяләр ни өчен арта?

Россиядә яңа җиңел автомобильләргә кытлык чит ил комплектлау җиһазлары белән тәэмин итүдә өзеклек тудырды. Нәтиҗәдә, Татарстанда җиңел машиналар күпмегә кыйммәтләнде һәм республиканың «КАМАЗ» автогиганты шундый ук хәлне ничек хәл итә ала, дип ачыклады «Татар – информ»МА.

«Автостат» аналитик агентлыгы вәкиле Азат Тимерханов билгеләп үткәнчә, электрон компонентлар җитмәү автомобильләр базарында кытлык тудырды. «Әгәр сез автомобильләрне рәсми дилерга сатып аласыз икән, сезгә 2-3 ай көтәргә кирәк, диярләр, чөнки чит ил микрочиплары җитмәү сәбәпле, дефицит бар. Пандемия аркасында китереп тору чылбырлары бозылган, Япониядәге эре заводта янгын чыккан. "АвтоВАЗ" инде икенче атна автомобильләр чыгармый. Базар экспертлары, шул исәптән, микрочиплар кытлыгы проблемасы бу ел азагына кадәр түгел, ә киләсе ел уртасына кадәр дәвам итәргә мөмкин», – дип фикерләре белән уртаклашты ул.
«Руль артында» журналының баш мөхәррире Максим Кадаков та җиңел автомобильләр базарында кытлыкны раслады. Аның сүзләренә караганда, дөнья автосәнәгате – логистика һәм элемтәнең катлаулы системасы. Бер илдә локдаун килеп җиткәч, күрше илләр дә зыян күрә. Ул ярымүткәргечләр, микрочиплар белән дефицит 2022 ел уртасына кадәр барачак, дип саный.
Чит ил автомобильләре бер ел эчендә уртача 28,3% ка, 1,246 млн сумга кадәр кыйммәтләнде
«Автобазардагы вәзгыять ел ахырына кадәр нормаль хәлгә килмәс дип уйлыйм. Якындагы айларда автомобильләргә бәяләр 5-6% ка, ә тискәре үсеш алган очракта – 10-15% ка артуны фаразларга мөмкин", - дип саный Кадаков.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, автомобильләргә кытлык, шул ук вакытта металл бәяләре арту белән бергә, аларга бәяләрнең артуына китерә. Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда июль аенда илдә җитештерелгән яңа автомобильнең уртача бәясе, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 11,8% ка арткан һәм 649,9 мең сум тәшкил иткән, чит илнеке – 28,3% ка, 1,246 млн сумга кадәр кыйммәтләнгән, ә тотылган чит ил машинасы 1,7% ка – 508 мең сумга кадәр.
Шул ук вакытта Милли банк Татарстанда бер ел эчендә автокредитлар күләме 42% ка – 989,6 мең сумга кадәр артуын хәбәр итте. «Автомобильләрнең бәясе беренчел һәм икенчел базарда да күзәтелә, бу автокредитлар күләмендә дә чагылыш таба», - дип билгеләп үтә Милли банкның маркетинг буенча директоры Алексей Волков.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/cipy-vsemu-vinoi-deficit-avtomobilei-podstegnul-ceny-na-rynke-tatarstana-5834700

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев