Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда М12 юлы төзелгәндә ял базасы компенсация җирләре алачак

Булган җир участокларына инвентаризация үткәрелде.

Татарстанның Лаеш районындагы «Актер» ял базасы М12 Мәскәү – Казан тиз йөрешле трассасы узудан зыян күрмәячәк. Театр эшлеклеләре берлегенә тигез билгеләнгән җир участоклары рәвешендә компенсация тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов автомагистраль төзелеше буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.
«Трасса тулысынча арендалана торган территория аша уза. Арендатор- ТР театр эшлеклеләре берлеге. Булган җир кишәрлекләренә инвентаризация үткәрелде. Театр әһелләре берлеге 2,03 гектар мәйданны арендага ала, шуңа күрә алар өчен участокларны компенсацияләү механизмы каралган. М12 трассасы күпме ял базасы җирен биләячәк – шундый ук тигез билгеле мәйдан компенсация булачак", - дип сөйләде урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле.
Зарипов сүзләренә караганда, арендатор белән очрашулар узган, бу мәсьәлә буенча аңлауга ирешелгән.  
«Актер» ял базасы буенча карарны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов тәкъдим итте.  
Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/transport/20-11-2020/pri-vozvedenii-m12-baza-otdyha-akter-v-tatarstane-poluchit-kompensatsionnye-zemli-5787092

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев