Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча кайнар линияләр узачак

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә, өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милек хокукын рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр уздырачак.

Гамәлдәге чикләү чаралары белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча консультация чаралары «Кайнар линия» форматында узачак.  "Кайнар линия"гә шалтыратып, гражданнар белә алачак: - күчемсез милекне ни өчен теркәргә кирәк; - күчемсез милекне мошенниклык гамәлләреннән ничек сакларга; - дача яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга; - Сезнең җир кишәрлегенең чикләре бозылган очракта нишләргә? Казанда гражданнардан шалтыратулар 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 255 25 71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында «кайнар линия» телефоннары Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «кайнар линия» бүлегендә басылып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев