Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итүче җиһазлар урнаштыруның яңа этабы башланды

Республика бюджеты акчалары хисабына бу язда 84 меңнән артык янгын турында хәбәр итүче җиһазлар бушлай урнаштырылачак.

Республикада күп балалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар урнаштыруның яңа этабы башланды. Республика бюджеты акчалары хисабына бу язда 84 меңнән артык янгын приборлары бушлай урнаштырылачак.

Әлеге акцияне МЧС хезмәткәрләре инде бүген үк үткәрә башладылар. Алар 3 бала тәрбияләүче гаиләдә булдылар. Фатирга янгын турында хәбәр итә торган җиһазлар урнаштырдылар һәм җайланманың ничек эшләве турында халыкка сөйләделәр. Гаилә башлыгы мондый датчиклар бик файдалы, дип билгеләп үтте.

«Без үзебез янгын датчикларын сатып алырга теләдек. Гомумән, мондый приборны һәркемгә урнаштырырга кирәк", - диде гаилә башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев