Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан яңа үлем очрагы расланган

Үлем сәбәпләрен билгеләү өчен патолого-анатомик экспертиза үткәрелә. Вирус идентификацияләнгән.

Татарстанда бүген COVID-19 белән аыруның 39 яңа очрагы расланган.

13 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 26 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыручы 30 дан 60 кадәрге кешеләр (23 кеше).

Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча Казанда – 31, 3. Аксубайда  – 3, Яр Чаллыда – 2, Югары Ослан, Яшел Үзән,  Лаеш районнарында берешәр очрак теркәлгән.

 Барлыгы 17 июньгә Татарстанда 4040 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә 2874 кеше дәваланган.

Татарстанда коронавирустан 12 нче үлем очрагы расланган.

Казанда яшәүче 1941 елгы кеше сугыш ветераннары госпитале базасында вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә 27 майдан стационар дәвалауда булган. Коронавирус инфекциясе, авыр агым белән ике яклы интерстициаль пневмония белән катлауланган халәтнең авырлыгы аркасында пациент реанимация бүлегенә күчерелә.

Интенсив терапиягә карамастан, пациентның хәле прогрессив рәвештә начарлана. 30 майда йөрәк эшчәнлеге туктау нәтиҗәсендә үлем очрагы теркәлә.

Үлем сәбәпләрен билгеләү өчен патолого-анатомик экспертиза үткәрелә. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнары һәм якыннары кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев