Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан тагын ике ир-ат һәм бер хатын-кыз үлгән

Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы теркәлгән», - диделәр ведомствода.

Covid-19 инфекциясеннән 1937 һәм 1961 елгы ир-атлар, шулай ук 1948 елда туган хатын-кыз вафат була. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, 2021 елның 16 июненә Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 521гә җиткән.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республикада 2,6 меңгә якын кеше Covid-19 өзлегүләреннән вафат булганлыгын хәбәр иткән иде. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/16-06-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-ike-ir-at-m-ber-hatyn-kyz-lg-n-5827105

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев