Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус таралуны профилактикалау буенча тагын бер кайнар линия ачылды

Республикада махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Татарстанда икенче кайнар линия ачылды, аның буенча республикада яшәүчеләр Covid-19 коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация алырга, шулай ук табибларга күптән түгел чит илләрдән кайткан гражданнар белән контактка керү турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республика Роспотребнадзор һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линияләренә шалтырату саны арту сәбәпле, өстәмә күп каналлы телефон: 8 (800-22) 2-59-00 ачу турында карар кабул ителде. Татарстанлыларга үз сәламәтлегенә һәм тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәбез",-дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлеева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада Франциядән Казанга килгән һәм беркем белән дә контактка кермәгән коронавирус белән авыручы бер генә кеше ачыкланган. Күптән түгел чит ил сәфәрләрендә булган 430га якын кеше карантинда.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр яңа типтагы коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Чит илләрдән кайткан барлык кешеләрне кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле карантин үтәргә өндиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев