Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда хезмәт хакын түләү өчен 0% лы кредитка 2,8 млрд. сум күләмендәге заявка бирелгән

Предприятиеләр өчен-кредит бирү шарты-2020 елның 31 марты белән чагыштырганда, эш белән тәэмин итүне 90% тан да ким булмаган күләмдә саклап калу.

Covid-19 кризис аркасында килеп чыккан хезмәткәрләр алдында бурычларны каплау өчен, Татарстан эшмәкәрләре 2,8 млрд сумга 0% лы кредит алу өчен 1282 гариза биргән. Бу хакта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
"Программа буенча 2,8 млрд. сумлык 1282 гариза кергән. 1,5 млрд. сумлык 684 гариза хупланды. 228 эшмәкәрнең гаризасы кире кагылды", — дип хәбәр итте Шаһиәхмәтов.
Татарстан икътисад министры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә пандемиядән зыян күргән предприятиеләргә процентсыз кредит бирү программасына 40 банк кушылган, аларның 16сы республика территориясендә эшли.
Исегезгә төшерәбез, әлеге ярдәм чарасы кризистан зыян күргән бер яки берничә тармакларда 1 елдан да ким булмаган эшчәнлек алып баручы юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тәкъдим ителгән. Предприятиеләр өчен-кредит бирү шарты-2020 елның 31 марты белән чагыштырганда, эш белән тәэмин итүне 90% тан да ким булмаган күләмдә саклап калу.
Тулырак https://www.tatar-inform.ru/news/business/16-05-2020/v-rt-na-kredit-pod-0-dlya-vyplaty-zarplat-zayavki-podali-na-2-8-mlrd-rubley-5743175

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев