Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда иртәгә тавыш бирү өчен меңгә якын мобиль участок ачылачак

Татарстанда 11 сентябрьдә йорт яны территорияләрендә 972 сайлау участогы эшли башлаячак.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча июль аенда тавыш бирү көннәрендә татарстанлылар әлеге мобиль участокларның уңайлылыгын лаеклы бәяләде, дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
"Йортлар ишегалларында, җәмәгать киңлекләрендә тавыш бирү махсус җиһазландырылган чатырларда һәм автобусларда оештырылачак. Мондый тавыш бирү формасын оештыру буенча катгый таләпләр эшли", - диде Кондратьев. 
Аның сүзләренә караганда, территориаль сайлау комиссияләренә сайлаучыларның яшәү урыннарыннан чыгып, мобиль тавыш бирү урыннарын билгеләү мөмкинлеге бирелгән.
"Республиканың территориаль сайлау комиссияләре 972 мобиль участок оештыру турында карар кабул итте. Сайлаучыга уңайлы  тиеш", - дип ассызыклады Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар 11 һәм 12 сентябрьдә эшләячәк. Тавыш бирү өчен мобиль участокларның эш вакыты турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, шулай ук территориаль сайлау комитетлары сайтларында белергә мөмкин булачак. 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы бары тик стационар сайлау участокларында гына тавыш бирә алачак. 
Исегезгә төшерәбез, республикада 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлаулар, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ике округ буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев