Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда инкассатор 259 мең сумнан артык акча урлаган

Суд Бөгелмә кешесен ике елга сынау вакыты белән ике ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Бөгелмәдә инкассатор машинасыннан акча урлаган машина йөртүче-инкассаторга суд булды. Билгеләнгәнчә, быел февраль аенда машина йөртүче-инкассатор берничә тапкыр акча урлаган. Хезмәттәшләреннән башка автомобильдә үзе генә акчаны сакларга калганда, ул пломбалы кассетадан акчаның бераз өлешен алган,...

Суд Бөгелмә кешесен ике елга сынау вакыты белән ике ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Бөгелмәдә инкассатор машинасыннан акча урлаган машина йөртүче-инкассаторга суд булды. Билгеләнгәнчә, быел февраль аенда машина йөртүче-инкассатор берничә тапкыр акча урлаган. Хезмәттәшләреннән башка автомобильдә үзе генә акчаны сакларга калганда, ул пломбалы кассетадан акчаның бераз өлешен алган, үз кирәгенә тоткан. Инкассатор барлыгы 259 мең сум артык акча урлаган, дип яза Бөгелмә авазы. Басма мәгълүматлары буенча, ул гаебен таныган һәм акчаны кире кайтарган. Суд ир-атны ике елга сынау вакыты белән ике ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев